Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сочида Бөтенроссия көрәш ярышлары узды
2-4 ноябрьдә Сочида Бөтенроссия милли көрәш ярышлары узды, анда Россиянең төрле төбәкләреннән 50дән артык спортчы катнашты. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышлар, турнирлар практикасын һәм милли команданы әзерләүне берләштереп, көрәш буенча Россия җыелма командасының укыту-күнекмә җыеннарын үткәрү чорында узды.
Тантаналы чараларда Россия Көрәш Федерациясенең Көньяк федераль округы буенча вице-президенты Радик Илалов, Россия Көрәш федерациясенең техник делегаты Геннадий Причина, шулай ук ярышларның баш хөкемдары, халыкара класслы спорт остасы Нәфис Миңнебаев катнашты.
Җиңүчеләр һәм призерлар исеме өчен катнашучылар ир-атлар арасында – биш, яшүсмерләр арасында өч үлчәү авырлыгында көч сынашты. Турнир спортчыларның югары әзерлек дәрәҗәсен, көрәшнең конкурент холкын һәм спортның бу төрен үстерүдә буыннар дәвамчанлыгын күрсәтте, диелә хәбәрдә.
Фото: Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз