news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социалистик Хезмәт Герое, рационализатор Николай Фролов 95 яшендә вафат булган

Социалистик Хезмәт Герое, рационализатор Николай Фролов 95 яшендә вафат булган
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Дүшәмбе, 13 июльдә, 95 яшендә Социалистик Хезмәт Герое, рационализатор, КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Казан шәһәр комитетының элеккеге әгъзасы Николай Фролов вафат булды.

«Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде», – диелә төбәк җитәкчелеге имзалаган некрологта.

Николай Васильевич Фролов 1931 елның 13 декабрендә Татарстан АССРның Югары Ослан районы Волково авылында туа. 1948 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул Казанга килә һәм «Спартак» аяк киемнәре комбинатында эшли башлый.

Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, 1955 елда Казанның «Радиоприбор» заводында фрезерчы булып эшли, анда 44 ел хезмәт куя. Үз эшенең остасы Фролов илебезнең радиоэлектрон сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертә. Некрологта билгеләп үтелгәнчә, ул «күренекле рационализатор буларак дан казанган: фрезер станокларын шәхсән модернизацияләгән, авиация приборларының катлаулы детальләрен эшкәртү өчен уникаль җайланмалар эшләгән, даими рәвештә план нормаларын арттырган».

Фроловның оештыру сәләте һәм актив тормыш позициясе иҗтимагый эшчәнлектә дә күренә. 1962 елда аны профсоюзның цех һәм завод комитетлары әгъзасы итеп сайлыйлар, ә 1964 елда цехның партия бюросы секретаре була. 1970 елдан ул «Радиоприбор» Казан заводы парткомында тора, КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Казан шәһәр комитеты әгъзасы итеп сайлана.

1971 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән бишьеллык план биремнәрен үтәүдә һәм яңа техника булдыруда күрсәткән зур хезмәтләре өчен Николай Фроловка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

2004 елдан Фролов Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Геройлары, Татарстан Республикасында сугышчан һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары иҗтимагый хәйрия оешмасының җаваплы сәркатибе вазифасын башкара.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары өчен Фролов дәүләт бүләкләренә лаек була, алар арасында Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» медале бар.

"Н.В.Фролов һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге, намуслылыгы һәм җәмгыять бурычын югары дәрәҗәдә үтәве белән аерылып тора. Аның тормышы – сайлаган эшенә ихлас хезмәт итү үрнәге. Фролов Николай Васильевич турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», – дип ассызыклана Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР хезмәт һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин, ТР Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, ТР ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, ТР Иҗтимагый палатасының мактаулы әгъзасы, Социалистик Хезмәт Герое Любовь Смирнова имзалаган некрологта.

news_right_1
news_right_2
news_bot