news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль яклау өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак

2024 елның 1 гыйнварыннан социаль тәэмин итү, мәгариф, медицина, мәдәният һәм фән өлкәләре хезмәткәрләренә хезмәт хакы 9,8 процентка индексацияләнде. Бу хакта «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов хәбәр итте, дип яза «Труд».

Калган бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хаклары 4,5 процентка гына индексацияләнәчәк. Һәм 1 гыйнвардан түгел, ә киләсе елның 1 октябреннән. Хәрбиләр һәм көч структуралары вәкилләреннән тыш, түрәләргә 2025 елның 1 гыйнварына кадәр бернинди индексация дә күздә тотылмый.

Россия законнары нигезендә, хәзерге вакытта барлык шәхси һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакы ел саен индексацияләнергә тиеш. Әмма законда чигенү юлы да бар: эш бирүче индексация дәрәҗәсен үзе бәяли, арттыру ысулын һәм вакытын сайлый ала.

«Иң мөһиме, өстәмә булсын гына», — ди Виноградов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100