Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Социаль хезмәтләрнең түләүсез күрсәтелә торган категорияләре турында искәрттеләр
Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты социаль хезмәтләрнең алты төп категориясенә тарифларны җайга сала, Татарстан халкына аларны үтемле итә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина сөйләде.
«Бу – көнкүрештә кешеләрнең яшәешенә ярдәм итә торган социаль-көнкүреш хезмәтләре; тәрбияне оештыру нәтиҗәсендә сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән социаль-медицина хезмәтләре; сәламәтләндерү чараларында ярдәм һәм даими күзәтү; психологик халәтен коррекцияләүне һәм аноним ярдәмне дә кертеп, социаль-психологик хезмәтләр; үз-үзен тотышындагы тайпылышларны профилактикалауны үз эченә алган социаль-педагогик хезмәтләр, шулай ук социаль-хезмәт һәм социаль-хокукый хезмәтләр», - дип сөйләде ул.
Социаль хезмәтләр гадәттән тыш хәлләр һәм кораллы милләтара конфликтлар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә, Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларына, хәрби хәрәкәтләр инвалидларына, «Блокададагы Ленинградта яшәүче» тамгалары белән бүләкләнгән кешеләргә һәм гражданнарның башка ташламалы категорияләренә түләүсез күрсәтелә.
Моннан тыш, өйдә һәм ярымстационар формада түләүсез социаль хезмәт күрсәтүне җан башына уртача кереме билгеләнгән чикле күләмнән артмаган кешеләр алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз