news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бирелә

Казанда яшәүче яшьләрне – 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге социаль проект авторларын Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан икенче тапкыр оештырыла торган «Россия яшьләре. Грантлар» бәйгесендә катнашырга чакыралар. Социаль әһәмияткә ия тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр грант бирелергә мөмкин.

Гаризаны Россия һәм Абхазия Республикасы гражданнары тапшыра ала. Һәр авторга үз проектын 18 номинациянең берсе буенча тапшырырга киңәш ителә. Яшьләргә иреклеләр, яшьләр бергәлеген үстерү, экомәгърифәт, инклюзия, иҗат, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, тарихи хәтерне саклау, гаилә кыйммәтләре, яшьләр медиасы, фән һәм технологияләр, туризм, остазлык юнәлешләре тәкъдим ителә.

Гаризаларны 15 сентябрьгә кадәр «Молодежь России/Россия яшьләре» платформасында кабул итәләр. Россия яшьләре сайтында бәйге шартлары белән танышырга һәм гариза бирергә була.

Бәйге илкүләм «Яшьләр һәм балалар» проекты кысаларында уздырыла. Ул 2026 елда Россия яшьләренең физик затлар өчен каралган, читтән торып үткәрелә торган соңгы бәйгесе булачак.

Беренче сезонда 710 проектка финанс ярдәме бирелгән. Грантларның гомуми бәясе 500 миллион сум дип исәпләнә. Җиңүчеләр арасында инклюзия өлкәсендә туризмны үстерү, тарихи агарту проектлары, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot