news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль ипотеканың «Яшь гаилә» программасы буенча процент ставкасы артмаячагын әйттеләр

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан бирелә торган социаль ипотеканың «Яшь гаилә» программасы буенча ставканы 7 процент дәрәҗәсендә калдырырга исәплиләр. Ташламалы ипотека программасының ставкасы 12 процентка кадәр күтәрелү аңа йогынты ясамый. Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков «Татар-информ» корреспондентына шул турыда белдерде.

«Федераль дәрәҗәдә расланган 12 процентлы ташламалы ставка «ДОМ.РФ» белән бәйле программаларга карый. Ә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды – бу бераз башка юл. Биредә ставканы 7 процент дәрәҗәсендә саклап калу планлаштырыла», - дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренчә, киләсе елга квадрат метрның бәясе артачак, шуңа күрә яшь гаиләләрнең торак сатып алу белән кызыксынуы кимергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot