news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль ипотека алучыларга ана капиталыннан файдалану мөмкинлеген кире кайтардылар

Социаль ипотека программасында катнашучыларга ана капиталы акчаларын файдалану мөмкинлеген кире кайтардылар. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов хәбәр итте.

«Кызганыч, карардагы үзгәрешләр без теләгәнчә үк килеп чыкмады. Хәзерге схема «Киләчәкне төзибез» кооперативы аша ана капиталы алуны күздә тота», – диде Гыйльманов.

Моның аркасында торак фондының барлык фатирларын кооперативка яңадан рәсмиләштерергә туры киләчәк, шуннан соң гражданнарга пенсия фондына барырга һәм аларга ана капиталы акчаларын кулланырга мөмкин булган тиешле документлар биреләчәк, дип аңлатты спикер.

Гыйльманов хәзер кооператив бирергә тиешле формалар һәм белешмәләр буенча фикер алышулар бара, диде. Докладчы сүзләренә караганда, бу эш 20 июльгә кадәр тәмамланачак, шуннан соң гражданнардан гаризалар кабул итү башлана.

Ана капиталыннан балалары өч яшькә җиткән социаль ипотекада катнашучылар файдалана ала. Моның өчен аларга Пенсия фонды вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә һәм гариза язарга кирәк. Ана капиталы акчаларын күчерүнең якынча вакыты - өч айга кадәр.

«Безнең социаль ипотекада катнашучылар ана капиталы акчаларын куллана алсын өчен, ул гаиләләргә һичшиксез зур ярдәм булып тора, барлык министрларны, депутатларны да җәлеп итәргә туры килде. Беркем дә читтә калмады. Әмма төп ярдәмне Республика Президенты Рөстәм Нургалиевич күрсәтте, ул Россия Хөкүмәтен кагыйдәләрне социаль ипотекада катнашучылар файдасына яңадан карау зарурлыгына ышандыра алды», – дип белдерде ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100