Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Социаль фондта тупланма пенсиянең ничек формалашуы турында сөйләделәр
Тупланма пенсия 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк булган Россия халкында формалаша; шулай ук 1953–1966 елларда туган ир-атларның һәм 1957–1966 елларда туган хатын-кызларның, гомумән, пенсиянең бу өлешенә взнослар кертүче, дәүләт софинанслау программасында катнашучы яки тупланма пенсиягә ана капиталын юнәлткән һәркемнең җыелмалары бар, дип хәбәр иттеләр РИА Новостига Социаль фондтан.
«Пенсия тупланмалары 1967 елда туган һәм аннан яшьрәк эшләүче гражданнарда формалаша, чөнки аларның эш бирүчеләре 2014 елга кадәр тупланма пенсияне финанслауга иминият взнослары түләгән. 2014 елдан 2023 елга кадәр законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, иминият взнослары иминият пенсиясенә юнәлтелде, ә 2024 елдан тупланма пенсиягә иминият взнослары түләү туктатыла», – дип сөйләделәр ведомствода.
Фонд мәгълүматлары буенча, 1953–1966 елларда туган ир-атларның һәм 1957–1966 елларда туган хатын-кызларның тупланмалары бар, чөнки алар файдасына эш бирүчеләре 2002 елдан 2004 елга кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә иминият взнослары түләгән.
Тупланма пенсия шулай ук тупланма пенсиягә өстәмә иминият взнослары кертүче россиялеләрдә, дәүләт софинанслау программасында катнашучыларда һәм моңа ана капиталы акчасын юнәлтүчеләрдә формалаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз