Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Социаль фондта ноябрь өчен бердәм пособие ике көнгә иртәрәк күчәчәген искәрттеләр
Ноябрь өчен бердәм пособие ике көнгә иртәрәк исәпләнәчәк, ягъни ул 3 декабрьдә түгел, ә 1 декабрьдә киләчәк. Бу хакта социаль фондта хәбәр иттеләр, дип яза «Российская газета».
Бу 3 декабрьнең якшәмбегә туры килүе белән бәйле. «Әгәр дата ял көненә туры килә икән, акчалар банк хисабына алдагы эш көнендә килә», — диелә хәбәрдә.
17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатын-кызларга исәпләнгән бердәм пособиедән тыш, 1 декабрьдә йөклелек һәм бала пособиесе, беренче бала туу яки уллыкка алу белән бәйле айлык түләү һәм 1,5 яшькә кадәрге баланы тәрбияләүче эшләмәгән ата-аналарга пособие киләчәк.
Социаль фондта шулай ук түләүләрнең көн дәвамында күчерелүен әйттеләр. Әгәр акчалар хисапка иртәнге якта кермәсә, акчаларны көн ахырына кадәр көтәргә кирәк.
Балаларга ноябрь өчен калган төр түләүләр гадәти даталарда исәпләнәчәк. Мәсәлән, 5 декабрьдә — өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталы акчасыннан пособие, ә 8 декабрьдә 1,5 яшькә кадәрге баланы караучы эшли торган ата-аналарга пособие күчереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз