Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Социаль фондта берьюлы ике урында эшләгәндә больничный түләнмәвен әйттеләр
Әгәр төп эш урыны буенча больничныйда булган хезмәткәр авырган вакытта берьюлы ике урында эшләвен һәм аның өчен керем алуын дәвам итсә, аңа больница түләнмәячәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Социаль фонды документына сылтама белән хәбәр итә.
Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр берьюлы ике урында эшләү дистанцион рәвештә башкарылса да бирелмәячәк, диелә документта.
Социаль фондта больничный түләнмәвен табиб тарафыннан билгеләнгән режимны үтәп эштән азат итүнең барлык эш урыннарына да кагылырга тиешлеге белән аңлаталар. Юкса, бу өстәмә финанс чыганагы һәм мондый ялга хокуктан явызларча файдалану булып санала.
Моннан тыш, документта билгеләп үтелгәнчә, «табиб тарафыннан билгеләнгән дәвалау режимын үтәмәү сәламәтләнү процессына тискәре йогынты ясарга мөмкин, ә табиб рөхсәтеннән башка эшкә чыгу медицина ярдәме күрсәтү шартларын бозуның берсе булып тора».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз