news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль фондта 2026 елда «больничный» көне өчен пособиенең максималь күләмен атадылар

2026 елда россиялеләргә больничныйның бер көне өчен пособиенең иң чик күләме 6,8 мең сум тәшкил итә. Бу суммага максималь керем һәм эш стажы булганда исәп тотарга мөмкин, дип, РФ Социаль фонды матбугат хезмәтенә нигезләнеп, РИА Новости яза.

Ведомствода билгеләп үткәнчә, бу сумма узган ел күрсәткече белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк. Максималь күләме эш бирүче хезмәткәрләрне иминиятләштерү өчен Социаль фондка акча күчерергә тиеш булган түләүләрнең чик лимиты арту аркасында күбәйгән.

Больничныйда бер көн бәясе һәр конкрет очракта хезмәт хакы һәм компаниядә эшләү дәвамлылыгына бәйле, дип ассызыкладылар матбугат хезмәтендә. 2025 елда больничныйның бер көне өчен пособиенең иң чик күләме максималь керем һәм стаж булганда 5 673 сум тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot