news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 февральдән ана капиталы 11,9 процентка артачак

2022 елда ана капиталының күләме 524 мең сум тәшкил итте. 2023 елның 1 февраленнән ул 11,9 процентка арттырыла. Бүген бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин ведомствоның беренче коллегиясендә хәбәр итте. Казанда ведомство бүген ачылды.

«Ана капиталы – бала тугач бирелә торган социаль ярдәм. Аның күләме 2022 елда 524 мең сум тәшкил иткән. Капиталны бу күләмдә беренче баласы 2020 елда һәм аннан соң туган гаиләләр алды. Әгәр гаиләнең моңа кадәр ана капиталына хокукы булмаган икән, икенче яки аннан соңгы балалар туган очракта, дәүләт ярдәме күләме 693 мең сум тәшкил итте», – дип белдерде ул.

Ана капиталы программасын тормышка ашыра башлаганнан бирле төбәктә 386 мең сертификат бирелгән. Соңгы өч елда сертификат проактив тәртиптә рәсмиләштерелә. 2022 елда Пенсия фонды ана капиталына 23,5 мең сертификат һәм яңа туган балаларга 35,5 мең шәхси счет булдырылган. Ике документ та баланың әнисенең бердәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына бала туу турындагы таныклыкны рәсмиләштергәннән соң килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100