news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль фонд уллыкка бала алган гаиләләргә бер тапкыр түләнә торган акча турында искәртте

Бала тәрбиягә алган Татарстан гаиләләре бер тапкыр 22 909,03 сум түләүгә дәгъва итә ала. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге искәртте.

Аңа уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр яки тәрбиягә бала алучы ата-аналар дәгъва итә ала. Быелгы ярдәм чарасы белән Татарстаннан 412 гаилә файдаланды. Пособие түләүгә барлыгы 11 млн сумга якын акча юнәлдерелде.

«Әгәр дә гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алса, пособие аларның һәрберсенә тиеш. Шулай ук гаилә инвалид баланы, җиде яшьтән өлкәнрәк баланы, шулай ук абыйлы-энеле яки апалы-сеңелле балаларны уллыкка (кызлыкка) алган очракта, бу акча 175 043,63 сум тәшкил итә», - дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Бу акчаны алу өчен фондның клиент хезмәтенә, күп функцияле үзәккә, «Дәүләт хезмәтләре» аша онлайн яки почта аша гариза бирергә кирәк. Шулай ук баланы уллыкка алу турында суд карары күчермәсен дә тапшырырга, ә калган документларны белгечләр үзләре ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100