news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль фонд табибларга беренче махсус түләүләр күчерде

Хөкүмәт тарафыннан быелның гыйнварыннан билгеләнгән беренче махсус социаль түләүләр ияләренә күчерелде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Социаль фондның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Табибларга әлеге түләүләрне исәпләү эше әле башланды гына. Медицина оешмаларыннан хезмәткәрләр реестры килүгә карап, Социаль фонд белгечләре түләүләрне исәпли һәм медицина хезмәткәрләренә акча күчерә. Әлеге ярдәмне, түләүләр кемгә тиеш булса, шуларның барысы да алачак», - дип искәртте фонд рәисе Сергей Чирков.

Ул билгеләп үткәнчә, табибларга фондка мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итәргә, гариза һәм белешмәләр тапшырырга кирәкми. Акча хезмәткәрләр реестры килгәннән соң җиде эш көне эчендә күчерелә.

Яңа түләүләрне сәламәтлек саклау өлкәсе, үзәк район, район һәм участок хастаханәләренең беренчел буын табиблары, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләре һәм бүлекләрендә эшләүчеләр алачак. Аның күләме, белгечнең категориясе һәм оешманың төренә карап, 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100