news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль фонд социаль түләүләр алырга хокуклы медицина хезмәткәрләре турында аңлатты

Россия Социаль фондының төбәк бүлекчәсе ел башыннан бирле медицина хезмәткәрләренә 8,6 миллион сумнан артык акча күчергән. Түләүләрне Татарстандагы 28 меңнән артык медицина хезмәткәре алган.

«2024 елда Татарстаннан 31 800 медицина хезмәткәре барлыгы 4,5 млрд сумлык социаль түләү алды. 50 000 мең сумлык максималь түләүне 50 000нә азрак кеше яши торган торак пунктларда эшләүче табиблар ала», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Социаль фонды матбугат хезмәтендә.

Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренчел звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре медикларына, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә каралган. Медицина хезмәткәрләренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, түләү күләме 4,5 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итә.

«Түләү штатта вазифа биләп торучы медицина хезмәткәрләренә, шул исәптән бала карау ялында яки тулы булмаган эш вакыты шартларында эшләүче медицина хезмәткәрләренә дә бирелә. Вакантлы вазифага беренче мәртәбә килгән кешеләр дә түләү алырга мөмкин. Махсус социаль түләүләр уртача хезмәт хакын исәпләүгә кертелми, алардан керем салымы алынмый, башкару кәгазе буенча тотылып калына алмый», – дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Һәр ай йомгаклары буенча, медицина оешмалары түләү алырга хокуклы хезмәткәрләрнең электрон реестрын ясый. Хезмәткәр турында белешмәдән тыш, анда билгеләнгән түләүнең суммасы һәм аны исәпләгән мәгълүматлар күрсәтелә. Медицина оешмалары тиешле документларны Социаль фондка күчергәннән соң түләүләр автомат рәвештә билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100