news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль фонд: Россиядә картлык буенча пенсиянең уртача күләме 25,2 мең сумга якын

Социаль фонд: Россиядә картлык буенча пенсиянең уртача күләме 25,2 мең сумга якын
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Октябрь башына булган мәгълүматларга караганда, Россиядә картлык буенча пенсиянең уртача күләме 25,2 мең сумга якын. Бу хакта Социаль фонд мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте, дип яза «Российская газета».

Мәгълүматлардан билгеле булганча, 2025 елның 1 октябренә картлык буенча пенсиянең уртача күләме аена 25 198,92 сум тәшкил иткән.

Эшләүче пенсионерлар уртача 22 378,72 сум пенсия ала. Эшләмәүчеләрнең пенсияләре 25 847,43 сум тәшкил итә.

Элегрәк Роскачество кулланучылар хокукларын яклау департаменты директоры Игорь Поздняков хәтта беркайчан да эшләмәгән россиялеләр дә пенсиягә исәп тота ала, дип сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, картлык буенча пенсия бөтен кешегә дә түләнергә тиеш, әмма аның күләме гадәти иминият пенсиясе белән чагыштырганда азрак.

Шул ук вакытта Россия пенсионерларының күбесе гыйнвар өчен пенсия түләүләрен вакытыннан алда алачак. Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб әйтүенчә , озын яллар булу сәбәпле, гыйнвар өчен арттырылган пенсияне россиялеләрнең күбесенә декабрьнең соңгы эш көнендә түләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot