news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль фонд: Иске СНИЛСны яңага алыштыру мәҗбүри түгел

Шәхси счетның иминият номеры белән мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгын яңага алыштыру мәҗбүри түгел. Әлеге документның «иске» үрнәкләре шулай ук гамәлдә булачак, дип сөйләделәр РФ Социаль фондында.

«Бирелгән барлык иминият таныклыклары гамәлдә. Документны алыштыру өчен Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми», — дип китерә фонд җавабын РИА Новости.

СНИЛС турында мәгълүматны электрон рәвештә дә, кәгазь белән дә бирергә мөмкиннәр, дип өстәделәр Социаль фондта. Хәбәрнамәдә иминият таныклыгында күрсәтелгән барлык мәгълүмат булачак, шул исәптән гражданның исеме, фамилиясе һәм атасының исеме, туган көне һәм урыны, шулай ук СНИЛС.

news_right_1
news_right_2
news_bot