news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль фонд йөкле хатын-кызларга һәм балалы гаиләләргә пособиене вакытыннан алда күчерә

Татарстанның Социаль фонды вакытыннан алда – 1 сентябрьдә – 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие күчерәчәк. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Моннан тыш, графиктан ике көнгә иртәрәк республика халкы беренче бала тууга бәйле рәвештә түләүләрне, чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең баласына һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга пособиеләрне алачак (элек билгеләнгән түләү).

Вакытыннан алда түләү акчаларны күчерүнең бердәм көне – айның 3 нче числосы – сентябрьдә якшәмбегә туры килү белән бәйле, дип аңлатты Татарстан буенча Россиянең Берләшкән социаль фонды идарәчесе башлыгы Эдуард Вафин.

1 сентябрьдә Татарстанда 211 меңнән артык балага пособие күчереләчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot