Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Социаль фонд быел пенсионерларның 1,1 миллионга артачагын фаразлый
Россиядә пенсионерлар саны быел — 1,1 млн кешегә, киләсе елда 569 меңгә артачак. Үсеш, нигездә, яңа төбәкләр хисабына булачак. Бу хакта Дәүләт Думасы сайтында урнаштырылган Россия Социаль фонды бюджеты проектына сылтама белән «Российская газета» яза.
Шулай итеп, ике ел эчендә пенсионерлар саны 43,47 млн кешегә җитәчәк (41,78 млн кеше булган).
«Российская газета» элегрәк язганча, бюджет проектында пенсияләрне арттыру турында да тәфсилләп язылган. Әйтик, эшләүче пенсионерлар өчен ул уртача 1 572 сумга артып, 22 605 сумга җитәчәк. Ә эшләмәүчеләргә — 1 631 сумга, һәм 23 449 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз