news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль фонд бүлегендә Татарстанда ана капиталын нәрсәгә тотулары турында сөйләделәр

Торак шартларын яхшырту татарстанлылар арасында программа гамәлдә булган чорда ана капиталы акчаларын сарыф итүнең иң популяр юнәлеше булып кала. РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.

«Программа гамәлдә булган елларда Татарстанда 324 меңнән артык гаилә торак шартларын яхшыртуга 142 миллиард сумнан артык акча сарыф иткән. Шул исәптән агымдагы ел башыннан 3,5 меңнән артык сертификат хуҗасы 2,3 миллиард сумнан артык акча юнәлдергән», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

50 меңнән артык кеше балаларын укытуга - 2,6 миллиард сум, шул исәптән быелның башыннан 1,5 меңнән артык кеше 99 миллион сумнан күбрәк акча сарыф иткән.

«34 мең сертификат хуҗасы айлык түләүгә 2,5 миллиард сум юнәлдергән. Шул исәптән быел 7 меңнән артык кеше 244 миллион сум акчасын шул рәвешле файдаланган», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

4 меңнән артык татарстанлы дәүләт ярдәменең калган акчаларыннан 17 миллион сумнан артык күләмдә бер тапкыр бирелә торган түләү алган.

Республикада яшәүче 236 хатын-кыз тупланма пенсияләрне формалаштыруга 50 миллион сум акча юнәлдергән. Өч гаилә инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм җәмгыятькә интеграцияләүгә 139 мең сум акча сарыф иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100