Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Социаль фонд бер елда Татарстан табибларына 2,2 млрд сум күләмендә социаль түләү күчергән
Татарстанның 30 меңнән артык медицина хезмәткәре узган ел өчен махсус социаль түләү алган. Социаль фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумлык 304 меңнән артык түләү билгеләгән һәм күчергән.
«Бу – айлык түләү, ярдәм чарасы 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә. Табиблар түләүне проактив режимда ала, аларга акчаны алу өчен бернинди чара күрергә кирәкми. Медицина оешмалары ай саен Социаль фондның Татарстан бүлегенә электрон реестрлар тәкъдим итә. Аларда махсус түләүгә хокукы булган хезмәткәрләр турында белешмәләр, билгеләнә торган түләүләрнең суммасы һәм шулар буенча исәпләнгән мәгълүматлар бар. Фонд әлеге реестрлар нигезендә табибларга акча күчерә», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Социаль фондның Татарстан бүлеге матбугат хезмәтендә.
Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, махсус социаль түләүне сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносы, үзәк район, район һәм участок хастаханәләре табиблары, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләре һәм бүлекләре хезмәткәрләре алырга хокуклы.
«Белгечнең категориясе һәм оешманың төренә бәйле рәвештә түләүнең күләме 4,5-18,5 мең сум тәшкил итә», - дип искәртте ул.
Түләүләр Россия Социаль фондына бюджеттан тыш трансфертлар сыйфатында тапшырыла торган Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан финанслана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз