news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль фонд 1 сентябрь алдыннан балалы гаиләләр өчен каралган түләүләр хакында искәртте

Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге Белем көне алдыннан балалы гаиләләр өчен каралган түләүләр хакында искәртте. Республикада мондый ярдәмне 259 меңнән артык бала тәрбияләнә торган гаиләләр алырга хокуклы.

«Республикада бердәм пособиене 192 меңгә якын бала ала. Ул мохтаҗ гаиләләргә элегрәк гамәлдә булган кайбер ярдәм чараларын (өч яшькә кадәрге беренче һәм өченче балага ике айлык түләү, 3-8 һәм 8-17 яшьлек балаларга айлык түләүләр, шулай ук көмәнле хатыннарга айлык пособие) алыштырды», - дип хәбәр иттеләр фондның матбугат хезмәтендә.

Бердәм пособие рәсмиләштерү өчен балалар һәм ата-аналар Россия гражданнары булырга һәм илебез территориясендә даими яшәргә тиеш. Түләү билгеләгәндә гаиләнең керемнәре һәм милкенә комплекслы бәя бирелә, ата-аналарның мәшгульлеге яки мәшгуль булмавының объектив сәбәпләре исәпкә алына, дип ачыклык керттеләр ведомствода.

Республикада беренче бала туу яки уллыкка алуга бәйле айлык түләүне республикада 10 меңнән артык баланың әти-әнисе ала. Быелдан аны билгеләү белән Россия Социаль фонды шөгыльләнә. Пособие 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туган балаларга билгеләнә.

«Пособие гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме төбәктә билгеләнгән хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының икеләтелгән күләменнән кимрәк булган очракта түләнә. Аның күләме балалар өчен каралган яшәү минимумы күләменә тигез», - дип хәбәр иттеләр Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.

1,5 яшькә кадәрге баланы караган өчен айлык пособиене Татарстандагы 52 меңнән артык баланың әти-әнисе ала. Хәрбиләрнең балалары өчен айлык пособиене республикада 1 мең баланың әти-әнисе рәсмиләштергән. Татарстанда 3,8 мең баланың әти-әнисе 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан түләүләр ала.

«Әлеге ярдәм чарасы, ата-аналарның мәшгульлегенә яки милкенә карата өстәмә таләпләрдән тыш, керемнәре бер кешегә ике яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә каралган», - дип искәрттеләр ведомствода.

Быелдан башлап әлеге түләү берничә үзгәрешне исәпкә алып билгеләнә. Хәзер аны, беренче баланы да кертеп, 3 яшькә кадәрге һәр бала да алырга хокуклы. Элегрәк ата-аналар түләүне икенче бала өчен генә ала иде.

«Тагын бер үзгәреш акчаны күчерү датасына кагыла. Июнь аеннан пособие барлык гаиләләргә дә бер көнне (һәр айның бишенче числосында) түләнә. Бу көнне ата-аналар моннан алдагы ай өчен акча ала», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Аны рәсмиләштерү өчен гаиләгә Социаль фондка гариза тапшырырга кирәк. Моны «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетта, Россия Социаль фонды сайтында, шулай ук Социаль фондның яки күп функцияле үзәкнең клиентлар хезмәтендә эшләргә мөмкин. Айлык түләүләрнең күләме балалар өчен каралган төбәк яшәү минимумына тигез. Ана капиталыннан түләүләр бер елга билгеләнә. Шуннан соң гаиләләргә, түләүнең вакытын озайту өчен, янә Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ярдәм чарасын бердәм пособиегә өстәмә буларак алырга мөмкин.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле рәвештә бердәм пособие кертү турындагы законны 2022 елның ноябрендә имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100