news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль фонд 1 июньнән яңа гаилә түләвенә гаризалар кабул итә башлый

Социаль фонд 1 июньнән яңа гаилә түләвенә гаризалар кабул итә башлый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиянең социаль фонды 2026 елның 1 июненнән ике һәм аннан да күбрәк баласы булган эшләүче ата-аналарга еллык яңа гаилә түләвенә гаризалар кабул итә башлаячак. Бу хакта фондның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «РИА Новости».

Сүз җан башына уртача кереме 1,5 төбәк яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә ярдәм турында бара. Гаризаны НДФЛ түләнгәннән соң киләсе елның 1 октябренә кадәр бирергә мөмкин. Шул рәвешле, 2026 елда россиялеләр 2025 ел өчен түләүне рәсмиләштерә алачак.

Гаризалар «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, МФЦ яки социаль фондның клиент офисларында кабул ителә. Мәгълүматларның күбесен фонд мөстәкыйль рәвештә сорый, әмма аерым очракларда өстәмә документлар бирергә кирәк булачак.

Түләүгә эшләүче ата-аналарның икесе дә, шулай ук 18 яшькә кадәрге яки 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр хокуклы. Искәрмә булып бары тик өстәмә белем бирү программалары буенча гына белем алучы балалар тора. Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме билгеләнгән бусагадан артмаска тиеш.

Түләү НДФЛ түләүче ата-аналарга исәпләнгән: ел йомгаклары буенча салым 6 процентка кадәр исәпләнә, ә аерма кире кайтарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot