news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкын митингларга чыгарга өндәгән ялган мәгълүмат таралуы турында кисәттеләр

Фото: © «Татар-информ»

Татарстан халкын митингларга чыгарга өндәгән ялган мәгълүмат таралуы турында кисәттеләр.

Элегрәк социаль челтәрләрдә социаль челтәрләрне блоклауга каршы митинглар уздыруны килештерү турында ялган хәбәрләр, хәтта ялган документ сканнары таралды.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Эчке эшләр министрлыгы килештерелмәгән акцияләрдә катнашкан өчен җаваплылык турында кисәтте һәм гражданнарны мондый чараларга чакыруларны игътибарсыз калдырырга өндәде.

Ведомствода аңлатуларынча, килештерелмәгән акцияләрдә катнашу, шулай ук аларга балигъ булмаганнарны да кертеп, башка затларны җәлеп итү административ һәм җинаять җаваплылыгына китерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot