news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социаль челтәрләрдә нинди мәгълүмат урнаштырырга ярамавы турында сөйләделәр

Социаль челтәрләрдә кайда яшәвең турында, шулай ук якыннарың турында мәгълүматларны урнаштырырга ярамый. «РИА Новости», Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Ведомствода аңлатып үтүләренчә, үзең турында җәелеп китеп сөйләмәү таләбе вербовщиклардан саклану зарурилыгына бәйле. Алар, социаль челтәрләрдәге мәгълүматларга таянып, корбаннарын эзли.

Шуңа күрә Эчке эшләр министрлыгында социаль челтәрләрдә үзең турында тәфсилле мәгълүмат: яшәү адресы, уку яки эшләү урыны турында мәгълүмат күрсәтмәскә чакырганнар.

Моннан тыш гаиләң һәм якыннарың турында мәгълүматларны сер итеп сакларга киңәш ителә.

Ведомствода шулай ук ачык чыганакларда һәм чатларда тормышка карашың белән уртаклашмаска, таныш булмаган кешеләрнең шәхси тормышыгызга кагылышлы сорауларына җавап бирмәскә өндәгәннәр.

Әңгәмәдәшеңнең профиле кемнеке икәнен, аккаунтының кайда һәм кайчан теркәлүен тикшерергә кирәк, дип өстәгәннәр полициядә.

Моннан тыш таныш булмаган кешеләрдән алынган хәбәрләргә җавап бирмәскә киңәш иткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot