news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочи татарлары шәһәрдә беренче мәчет төзергә ниятли

«Татар стилендә төзеттерәсебез килә», - диде милләттәшләребез.

Сочи татарлары шәһәрдә беренче мәчет төзергә ниятли
Зилә Мөбәрәкшина

Сочи Сабантуе оештыру комитеты рәисе Алик Уразаив Сочи шәһәрендә мәчет төзетергә ниятләүләре турында әйтте.

«Сочига килгәч, милләттәшләребезне эзләргә тотындым. Татарлар күмәкләшеп «Голубые дали» микрорайонында урнашкан бинада җыелыша икән, алар белән аралаша башладым. Иң элек Сочида мәчет төзергә ният иттек, чөнки монда мөселманнар бихисап», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Сочи Сабантуенда.

Сабантуйның оештыру комитеты рәисе урынбасары Радик Илалов әйтүенчә, мәчет төзер өчен Сочи шәһәре хакимияте, җитәкчеләренең рөхсәтен алу кирәк. «Дагыстан яки чечен стилендә түгел, ә нәкъ татар стилендә төзеттерәсебез килә», - диде ул киләчәктәге хыяллары турында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100