news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочи татарлары Габдулла Тукай туган көнендә этно-фестиваль үткәргән

Сочи татарлары Габдулла Тукай туган көнендә этно-фестиваль үткәргән
Фото: Миллиард.Татар

26 мартта Сочида Татар теле көненә һәм Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланган масштаблы этно-фестиваль узган. Чараны «Рәхәт» татар җәмгыяте оештырган.

Чараны оештыручы Андрей Алексеев сүзләренчә, этно-фестивальдә 150дән артык кеше катнашкан, фестивальдә катнашучыларның күбесе колоритлы татар милли костюмнарында булган.

Фестивальдә күпсанлы ансамбльләр чыгышлары һәм татар музыкасы тамашасыннан тыш, традицион милли уеннар һәм татар халык ашлары да булган. Артистларга һәм кунакларга чыгыш ясау өчен матур костюмнарны шәхси коллекциясеннән җирле татар җәмгыяте вәкиле Раушания Беляева биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100