news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сочи татарлары автономиясе рәисе: Сочида татарларны яраталар

«Монда горурланып «мин - татар кызы», дип әйтәм», - диде Алия Мәүлетова.

Сочи татарлары автономиясе рәисе: Сочида татарларны яраталар
Зилә Мөбәрәкшина

Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Алия Мәүлетова Сочида татарларга яхшы караш булуын әйтте.

«Безне беләләр, яраталар, хөрмәт итәләр. Грузиядә мәктәптә укыганда татар булуымнан оялырга туры килсә, монда горурланып «мин – татар кызы», дип әйтәм», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Алия Мәүлетова рәис булудан тыш, Октябрьский шифаханәсендә табиб-педиатр булып эшли. «Автономияне биш ел буе җитәклим. Сочида торганыма 12 ел булды. Бирегә Грузиянең Батуми шәһәреннән күченеп килдем, чыгышым белән Ульяновск ягыннан. Кызларыбызны да татар теленә өйрәтергә тырышабыз. Олы кызым намаз укый. Ирем –Ульяновск татары», - диде ул.

«Автономиядә нинди дә булса авырлык була калса, аны үзебез хәл итәргә тырышабыз. Мондагы татарлар да, башкортлар да дус яши», - диде ул

news_right_1
news_right_2
news_bot