news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочи татарлары автономиясе җитәкчесе Алик Уразаив махсус хәрби операциягә китә

Сочи татарлары автономиясе җитәкчесе Алик Уразаив махсус хәрби операциягә китә
Фото: © «Татар-информ», Рифат Каюмов

Сочи татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Алик Уразаив махсус хәрби операциягә китә. Контрактны ул Татарстанда «Батыр» үзәге аша төзегән.

«Мин 2022 елда ук махсус хәрби операция зонасына китәргә теләгән идем. Күп балалы булганга һәм яшь тә 40ка якынайганга мине алмадылар. Туктап калмадым, без гуманитар ярдәм җыюны оештырдык, күп тапкыр егетләр янына бардык. Мин «барырга кирәк» дигән карарга килдем. Минем дуслар, минем белән эшләгән егетләр анда, алар янына барам. Алар мине көтә», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Алик Уразаив үзенең профессиональ аучы булуын әйтте. «Мин профессиональ дәрәҗәдә, квадрокоптерлар белән ауга йөргән кеше. Кулга корал алу да минем өчен ят түгел

Алик Уразаив әле балигъ булмаган 4 бала әтисе. Аңа 41 яшь тула. «Мин гаилә башлыгы булгач, гаиләмә минем карарны кабул итәргә генә кала. Балаларга хәрби училищега керүе дә җиңелрәк булыр. Мин үзем Төмәннән, җиденче ел Сочида яшим. Татарстан белән тыгыз элемтәдә тордым, анда туганнар да бар, шуңа Татарстаннан китәргә булдым», – диде ул.

Бу көннәрдә ул Донецк юнәлешенә китәчәк. Гуманитар ярдәм илтү эше дә дәвам итәчәгенә шиге булмавын әйтте. «Мода безнең команда көчле. Алар минем янга да килерләр дип ышанам», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100