news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сочи шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясенә яңа җитәкче сайланды

Сочи шәһәре «Татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасында гомуми җыелыш узды. Аның барышында яңа рәис итеп Ринат Рамазанов сайланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Ринат Рамазанов җитәкчелегендә мәдәни чараларны активлаштыру, ватандашлар белән элемтәләрне ныгыту һәм хакимият органнары белән хезмәттәшлекне киңәйтү планлаштырыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot