news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочи шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы Мәүлид бәйрәмен оештырды

30 сентябрь көнне Сочи шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы Мәүлид бәйрәмен оештырды. Әлеге чарада «Татар гаиләсе» Бөтенроссия фонды директоры Миләүшә Гайфуллина катнашты.

«Мәүлид» – гарәп сүзе туу дигән мәгънәдә. Үзебезчә әйтсәк, иң сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне дигән сүз. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм кешеләрне шул дингә өндәргә боерды. Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, туры юлны – дөнья һәм ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә, диелә хәбәрдә.

Бу җырлы-догалы бәйрәм чарасы һәркайсыбызда динебезгә карата хөрмәт хисен тагын да арттыргандыр, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100