Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сочи шәһәре мөселманнары махсус операция зонасына чираттагы гуманитар йөк партиясен илтте
Сочи шәһәре ветераннар Советы, махсус хәрби операция катнашучылары Советы, Эчке эшләр идарәсенең ветераннар Советы ярдәме белән Краснодар крае Сочи шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасы активистлары махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк партиясен илтеп тапшырды. Бу хакта Россия мөфтиләре шурасы хәбәр итә.
Сочи мөселманнары Луганск, Первомайск, Горловка, Донецк, Мариуполь, Мелитополь, Днепрорудный шәһәрләрендә булган, яңа төбәкләрнең халкы һәм хәрбиләр белән аралашкан, гуманитар ярдәмне тапшырган.
Бу Сочи шәһәре мөселманнары катнашында махсус хәрби операция зонасына гуманитар миссия белән алтынчы тапкыр бару.
Хәрбиләребезгә ярдәм итү максатыннан гуманитар сәфәрләрне община әгъзалары: отставкадагы юстиция полковнигы, Сочи шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Тәлгать Мусакаев һәм «Запастагы офицерлар берлеге» Краснодар крае иҗтимагый оешмасының Адлер вәкиллеге җитәкчесе, СССР һәм РФ Кораллы көчләренең отставкадагы полковнигы Рәшит Заһиров оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз