news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочи Сабантуеның абсолют батыры: Ял итәргә килгән җирдән җиңүче булдым

Абсолют җиңүчегә бүләккә тәкә һәм акчалата бүләк бирелде.

Сочи Сабантуеның абсолют батыры: Ял итәргә килгән җирдән җиңүче булдым
Зилә Мөбәрәкшина

Адлер ял һәм күңел ачу паркында оештырылган Сабантуйның батыры Казаннан Ильмир Сафиуллин булды.

«Дуслар белән ял итәргә дип килгән идек. Көрәшеп карарга булдым. Бу үзенә күрә туган көнгә бүләк тә булды. Иртәгә минем туган көнем», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

Җиңүчеләр исемлеге:

70 кг үлчәм авырлыгы:

  • 1нче урын – Айнур Замадиев;
  • 2нче урын – Джаминбек Камилов;
  • 3нче урын – Флазибек Новрузов.

85 кг үлчәм авырлыгы:

  • 1нче урын – Илнур Ярмөхәммәтов;
  • 2нче урын – Ильмир Ямалов;
  • 3нче урын – Альберт Шәмгәрәев.

90 кг үлчәм авырлыгы:

  • 1нче урын – Ильмир Сафиуллин;
  • 2нче урын – Таһир Хуҗагалиев;
  • 3нче урын – Илфир Галимуллин.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина (фотода – Ильмир Ямалов)

Көрәшчеләрнең берсе – алып баручы, җырчы Ильмир Ямалов Сабантуйга махсус гаиләсе белән килгән. «Сабантуй буласын ишеткәч, ял итә торган җиребез Геленджик шәһәреннән килергә булдык. Элек мин гел көрәшеп йөрдем», – дип сөйләде ул.

Җиңүчеләрне төп сәхнәдән оештыру комитеты рәисе Алик Уразаев игълан итте.

Краснодар өлкәсендә көрәш буенча турнирның вице-президенты Гадел Камеев оештыручыларга Сочида татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйның матур һәм күңелле итеп үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде.

Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Алия Мәүлетова Сабантуйның Сочида 19нчы тапкыр үткәрелүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100