news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочига Түбән Камадан килгән бала үлемендә кунакханә хуҗасын гаеплиләр

Фаҗига быел август башында Лазаревское бистәсендә килеп чыккан.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Сочида һәлак булган Түбән Кама малаеның үлемендә кунакханә хуҗасын гаеплиләр. Аңа «Саксызлык белән үлемгә китерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

  • 7 яшьлек мәктәп укучысы әбисе белән Сочида ял итә. Ул кунакханә каршында яңгыр канализациясенә төшеп һәлак була.

«Тикшерү мәгълүматлары буенча, гаепләнүче, төзелеш таләпләрен бозып, үз кунакханәсе каршында, яңгыр канализациясе өстендә бетон плитә урнаштырган. Ул моны өйгә кергәндә уңайлы булсын өчен эшләгән. Шул ук вакытта кунакханә хуҗасы әлеге урынны киртә белән әйләндереп алмаган, шулай ук махсус рәшәткәләр дә урнаштырмаган», - дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы әлеге фаҗиганең 3 августта килеп чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Татарстаннан килгән малай кунакханә янындагы яңгыр канализациясенә төшеп киткән. Әбисе аны канаудан тартып чыгарырга тырышса да, нияте барып чыкмаган. Соңрак коткаручылар малайның мәетен диңгездән табып алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100