Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сочидагы Олимпиада һәм Казанда узган Универсиадага салынган акчалар табыш китерә – Путин
Россия Президенты 2019 елда булачак Универсиада әзерлегенә салынган 40 млрд сумнан артык акчаның нәтиҗәләре һичшиксез булырга тиеш дип белдерә.
(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин, 2019 елда Красноярскида булачак Бөтендөнья кышкы Универсиада әзерлегенә салынган 40 миллиард сумнан артык акча үз нәтиҗәсен бирергә тиеш, дигән бурыч куйды. «Бу зур акча (40,5 млрд. сум) һәм аның нәтиҗәсе булырга тиешлеге һәркемгә ачык», – дип белдергән ул Универсиада үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмәдә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
2013 елда Казанда узган җәйге Универсиада һәм 2014 елда Сочида үткәрелгән кышкы Олимпиадага төзелгән инфраструктура кешеләр мәнфәгатенә эшләүне дәвам итә, әлеге чараларга дәүләт тарафыннан салынган акчалар файда китерә, дип белдерә Путин.
Дәүләт башлыгы Сочидагы Олимпиада һәм Казан Универсиадасы бу шәһәрләрне матурлады, масштаблы рәвештә спорт объектларын гына түгел, транспорт, туристлык, шәһәрнең мәдәни һәм социаль инфраструктурасын яңарту мөмкинлеген бирде, дип шәрехләп үтә.
«Дәүләт тарафыннан салынган барлык кертемнәр файда китерә», – дип җиткерә дәүләт башлыгы. Ул, үз вакытында Сочида һәм Казандагы корылмалар ничек файдаланылыр дигән «шик-шөбһәләр күп булды», дип искәртеп узган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз