news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сочида янгында сигез кеше һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатылган

Тикшерүчеләр янгын сәбәпләрен, корылма хуҗасын һәм тиешле рөхсәт бирүче документацияне ачыклый.

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”) Тикшерү органнары Сочида янгында саксызлык аркасында сигез кеше үлеме килеп чыгу буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта дүшәмбе көнне Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тикшерүнең башлангыч мәгълүматлары буенча, Сочиның Адлер районында шәхси йортта янгын чыккан һәм ул аннан күршедәге корылмага күчкән. Янгында сигез кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган. Моннан тыш, ике өлкән кешене һәм 16 яшьлек үсмерне хастаханәгә озатканнар.

Тикшерүчеләр, криминалистлар, шулай ук МЧС хезмәткәрләре янгын сәбәпләрен, корылма хуҗасын һәм тиешле рөхсәт бирүче документацияне ачыкларга тырыша.

Гомуми туклану янкормасындагы янгын турындагы хәбәр Мәскәү вакыты белән 5 сәгать 40 минутта килеп ирешкән. 7 сәгать 45 минутта янгын сүндерелгән. Сочи хакимияте янгын чыгуның мөмкин булырдай сәбәбе итеп, мангалга ут кабуын күрсәтә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot