news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочида вертолет төшеп бер кеше һәлак булган

Күрсәтмә очышлар ясаганда вертолетның борт системасы рәттән чыккан.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Сочида шәхси йорт өстенә вертолет төшеп, бер кеше үлгән, алтысы зыян күргән. Йортта яшәүчеләргә зыян килмәгән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорт буенча Көньяк федераль округы идарәсе матбугат хезмәте.

АS-350 вертолеты Сочиның Адлер районы Имерет үзәнлеге өстендә күрсәтмә очышлар ясаган. Шәхси йорт өстенә төшү нәтиҗәсендә аңа өлешчә зыян килгән, ягулыгы аккан, әмма янгын чыкмаган. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, һава корабы күрсәтмә очышның таләпләрен күтәрә алмаган, шуңа күрә борт системалары эштән чыккан. Һәлакәт урынына коткаручылар бригадасы һәм ашыгыч ярдәм машиналары килгән. Әлеге факт буенча Көньяк транспорт прокуратурасы тикшерү башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100