news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочида Татарстаннан килгән малайның үлеменә бәйле факт буенча җинаять эше кузгатылган

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең шаһитларыннан сорау ала.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитеты край идарәсенең Сочи шәһәре Лазаревское районы буенча тикшерү бүлеге Түбән Камадан килгән малайның үлеменә бәйле факт буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җинаять эше «Саксызлык белән үлемгә китерү» маддәсе буенча кузгатылган.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы әлеге фаҗиганең 3 августта килеп чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Лазаревское бистәсендә әбисе белән ялда булган бала, яңгыр сулары агып төшә торган канауга егылып, батып үлгән. Быел малай беренче сыйныфка укырга керергә тиеш булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100