Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сочида Татарстан һәм Duracell компаниясе арасында килешү имзаланды
Чит ил компаниясе республикада файдаланылган батарейкалар, аккумуляторларны җыю һәм утильләштерү эшен үз өстенә алачак.
(Сочи, 14 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Duracell компаниясенең химик батарейкалар һәм аккумуляторларны утильләштерү системасын үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсен кулланачак. Бүген Сочида Россия инвестиция форумы кысаларында шул хакта килешү имзаланды.
ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Duracell компаниясе республикада файдаланылган батарейкалар һәм аккумуляторлар җыюны 60 процентка җиткерергә ниятли.
«Алар үзләрен социаль җаваплы компания буларак күрсәтә, республика социаль учреждениеләрендә батарейкалар җыю һәм утильләштерүне үз өстенә ала. Нәтиҗәдә, батарейкалар табигатькә эләгеп, экологияне бозмаячак», - диде министр.
Ул билгеләп үткәнчә, Duracell компаниясенең Россиядәге бүлекчәсе - «Дюраселл Раша» компаниясе файдаланылган батарейкалар җыю һәм утильләштерүне тулысынча үз өстенә алачак. «Без шулай ук химик ягулык элементларын утильләштерү турында килешү төзесеннәр өчен, коммерция компанияләренә кагылышлы мәсьәләне дә тикшерәчәкбез», - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз