news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сочида татар дискотекалары уздырылачак

Чара милли тәм-томнар белән чәй эчүдән башлана

(Сочи, 14 ноябрь, «Татар-информ», Маргарита Гладкова). Сочида ай саен татар дискотекалары үткәрү ниятләнә. Беренчесе 30 ноябрь көнне узачак.

Оештыручылар вәгъдә иткәнчә, дискотекаларда милли тәм-томнар белән чәй табыны корылачак. Шулай ук анда җыелучыларга сәләтләрен күрсәтеп туган телдә җырлау, төрле конкурсларда катнашу мөмкинлеге була. Кунаклар өчен "тере" музыка яңгыраячак. Бу чараның төп максаты - туган телләренә һәм милли мәдәниятләренә мәхәббәт берләштергән кешеләрне үзара аралаштыру.  

news_right_1
news_right_2
news_bot