news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочида су басу куркынычы сәбәпле, халыкка эвакуациягә әзер булырга киңәш иттеләр

Шәһәрдә «Кубань-СПАС» һәм «Служба спасения Сочи» экипажлары дежур тора.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Хорота һәм Мацеста елгаларында су биеклеге критик хәлгә җитү аркасында, Сочи халкын эвакуация ихтималы турында кисәттеләр. Бу хакта төбәкнең оператив штабына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Сочиның Адлер һәм Хостин районнарында озакка сузылган һәм көчле явым-төшемнәр аркасында Хорота һәм Мацеста елгаларында су биеклеге критик дәрәҗәгә җитте. Су басу һәм елгаларның ярларыннан чыгу ихтималы турында хәбәр итү өчен сиреналар урнаштырылды. Эвакуация башларга туры килгән очракта, халыкка документларын һәм беренче чиратта кирәкле әйберләрен әзерләргә кушылды», — диелә оперштаб хәбәрендә.

Экстрен ярдәм күрсәтергә кирәк булган очракта, шәһәрдә «Кубань-СПАС» һәм «Служба спасения Сочи» экипажлары дежур тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100