news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочида сөйләшүләр алдыннан Путин Меркельга чәчәкләр бүләк итте

Сөйләшүләр алдыннан әңгәмәдә Медведев та катнашты.

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин Германиянең канцлеры Ангела Меркель белән сөйләшүләр алдыннан аңа чәчәк бәйләме бүләк итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Кунак белән сөйләшүдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев катнашты. Германиянең канцлеры аны Хөкүмәт башлыгы вазифасына яңадан билгеләнүе белән котлады.

Аннары рус телендә кыска әңгәмә булды. Медведев Министрлар Кабинеты тулысынча төзелгән һәм хәзер Россия “элемтәләр көтә”, дип билгеләп үтте. 

Аннары Владимир Путин белән Ангела Меркель сөйләшүләргә юнәлделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100