news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочида һәлакәткә очраган вертолетның пассажиры үлгән

Беренчел мәгълүматлар буенча, вертолет экскурсия хезмәтен башкарган, һәлакәт техник сәбәпләр яки пилот гаебе аркасында булырга мөмкин.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Сочида һәлакәткә очраган вертолетның пассажиры хастаханәдә үлгән, дип хәбәр итә "РИА Новости".

1 ноябрьдә Сочида шәхси йорт өстенә Eurocopter AS-350 вертолеты егылып төшкән. Һәлакәт аркасында бер кеше үлгән, биш кеше зыян күргән һәм хастаханәгә озатылган. Шулай ук вертолет электр баганасына, ике автомобильгә һәм сарайга зыян салган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Ельцовка» компаниясе вертолетының командиры кешеләрне экскурсиягә йөрткән, ә бу гомуми билгеләнеш авиациясе өчен һава законнарын тупас бозу булып тора. Тикшерү һәлакәт килеп чыгуның сәбәбе техник төзексезлек яки пилот гаебе булырга мөмкин дип фаразлый.

"Һава судносы хәрәкәте һәм файдалану кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү" маддәсе билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100