news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочида кунакханәләр туристлар белән 100 процентка диярлек тулган

Шәһәр хакимияте шундый ук хәл августта да булыр, дип фаразлый.

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Сочида кунакханәләр һәм штфаханәләр туристлар белән 100 процентка диярлек тулган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы шәһәр хакимияте матбугат хезмәтенә сылтама белән.

“Бүген, шәһәрнең районына карап, урыннар 92-99 процент, ә кайбер шифаханәләр 100 проценттан да артык тулы. Август аенда да шундый ук параметрлар саклануы көтелә һәм узган елгы нәтиҗәләрдән ким булмаячак”, дип җиткергәннәр мэриядә.

Сочи түрәләре кунакханәләрнең тулы булып эшләве яр буе курортларында гына түгел, тау кластерында булуын да дәлилли. "Кызыл Алан курортларында ( Красная Поляна) кунакханәләр кызу көннәрдә 80 процентка җитә", – дип билгеләп үткәннәр мэриядә.

Узган ел Сочида ялда һәм дәвалануда 6,5 миллион тирәсе кеше булган. 2016 елның августында исә барлык кунакханәләр диярлек тулы булуы белән истә калган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100