news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сочида казылык һәм өчпочмакны зур халыкара форумнарның менюына кертергә тәкъдим иттеләр

«Россиянең гастрономик картасы» федераль проекты җитәкчесе инануынча, РФ төбәкләренең кулинар коллекциясен аерым бренд рәвешендә танытырга мөмкин.

Сочида казылык һәм өчпочмакны зур халыкара форумнарның менюына кертергә тәкъдим иттеләр
архив/Владимир Васильев

(Сочи, 15 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россия халыкларының традицион ризыклары ил территориясендә уза торган зур халыкара чараларда кунакларның менюына керергә тиеш. «Россиянең гастрономик картасы» федераль проекты җитәкчесе Екатерина Шаповалова Сочидагы Россия инвестиция форумында шул хакта хәбәр итте.

«Инде бер елдан соң без сезнең белән Мурманск өлкәсеннән китерелгән болан ите, Татарстанда әзерләнгән казылык һәм өчпочмаклар тәкъдим ителгән эшлекле иртәнге ашта утырырбыз дип өметләнәм», - диде Шаповалова Россия экспорт үзәге тарафыннан оештырылган эшлекле иртәнге ашта чыгыш ясап.

Шаповалова фикеренчә, Россия төбәкләренең кулинар коллекциясе туристларны җәлеп итүдә нәтиҗәле алым булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot