news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочида Казанга тапшырылган WordSkills әләме эстафетасы башланды

Әләм 21 илдә, хәтта космоста да булачак.

(Сочи, 22 октябрь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Сочида Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале ябылышы кысаларында WordSkills әләме эстафетасы башланып китте. Биредә WordSkills әләме дөнья чемпионатын 2019 елда оештырачак шәһәр – Казанга тапшырылган иде.

Фестивальнең төп “Медалс Плаз” сәхнәсендә WordSkills әләмен саклаучы Константин Ларин әләмне Татарстанны тәкъдим итүче Бөтендөнья яшьләр һәм студентларына тапшырды.

Flag Relay WorldSkills эстафетасының икенче пункты Халыкара космик станция булачак. Әләм Җиргә 2018елның февралендә әйләнеп кайта һәм сәяхәтен шәһәрләр һәм илләр буйлап дәвам итә.

WordSkills әләме эстафетасы маршруты үзендә дөнья чемпионатын кабул иткән 21 ил аша уза. Россиядә ул барлык субъектлар, шулай ук Татарстанның 43 муниципаль районы һәи ике шәһәре аша узачак.

Искәртеп үтик, XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале – 2017 чарасы Сочида 14нән 22 октябрьгә кадәр уза. Сочида узучы чарада 20 меңләп яшь кеше 180ләп илдән җыелды. Татарстаннан биредә 200 делегат һәм 180 волонтер катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100