news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сочида көрәш турнирында илледән артык спортчы катнашкан

Сочи шәһәрендә билбаулы көрәш бүлеге ачылды.

Сочида көрәш турнирында илледән артык спортчы катнашкан
tatar-congress.org

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 24 февральдә Сочи шәһәренең 6нчы гимназиясе базасында быел беренче край турниры узды. Ярышларны оештырырга Краснодар краенда Россия Көрәш федерациясенең төбәк бүлеге тәкъдим итте. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган турнирда җиде яшьтән унҗиде яшькә кадәрге малайлар, егетләр һәм яшүсмерләр — барлыгы илледән артык спортчы катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Турнир ачылышында Россия Көрәш федерациясенең мөрәҗәгате укылды. Шулай ук турнирны оештыручы Сочи шәһәре татар-башкорт җәмгыяте вәкилләренең дә сәламләү сүзләре яңгырады.

Сочи шәһәрендә билбаулы көрәш бүлеген ачу турында күңелле хәбәр җиткерделәр, анда төрле яшьтәге егетләр даими рәвештә шөгыльләнә алачак.

Россия Көрәш федерациясенең край бүлеге президенты Адель Конеев турнирда катнашучыларның барысына да матур көрәш өчен рәхмәт белдерде һәм яшь батырларга тормышта һәм спортта уңышлар теләде.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100