Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сочида халыкара форумда Иннополисны тәкъдим иттеләр
Иннополисның беренче объектлары агымдагы ел азагында ук пәйда булачак
(Казань, 19 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы делегациясе составында Сочида халыкара форумда катнаша. Татарстанның форумда тәкъдим иткән иң төп проектларының берсе Иннополис - Россиянең IT-белгечләр өчен яңа шәһәре булды, диелгән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында.
Иннополисның беренче объектлары агымдагы ел азагында ук пәйда булачак. Аерым алганда, декабрь аенда IT-белгечләр өчен гомуми мәйданы 40 мең квадрат метр тәшкил иткән А. С. Попов исемендәге тәүге технопарк сафка бастырылачак. 2015 елда 1,5 мең IT-белгеч өчен мәйданы 30 мең кв.м дан гыйбарәт булган Н. И. Лобачевский исемендәге икенче технопарк төзелеше тәмамланырга тиеш. Ике объект та, резидентларына шактый салым ташламалары тәкъдим иткән "Иннополис" махсус икътисади зона территориясендә урнашачак.
2015 елның гыйнварында яңа шәһәргә Иннополис Университеты күченәчәк. Беренче 2 мең студент өчен кирәкле барлык шартлар: гомум мәйданы 75 мең квадрат метр тәшкил иткән уку, торак һәм спорт комплекслары булдырылачак.
Иннополиска беренче булып күченүчеләр өчен мәйданы 6,5 млн. кв. м. булган торак йортларның, социаль һәм административ инфраструктура: ике балалар бакчасы, мәктәп һәм медицина үзәгенең файдалануга тапшырылуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз