news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сочида давыл Олимпия паркының ныгытылган ярын җимергән

Яр буенда дулкыннарның биеклеге 4 метрга кадәр җиткән.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Сочида давыл Олмпия паркының ныгытылган ярын җимергән, дип хәбәр итә «Югополис» басмасы.

Көньяктан көчле җил искәнгә күрә, диңгездә шторм чыккан. Сочида җилнең тизлеге секундына 20 метрдан арткан. Яр буенда дулкыннарның биеклеге 4 метрга кадәр җиткән.

Узган төндә дулкыннар Олимпия паркы киртәләренә, түшәлгән ташка һәм агачларга зыян салган.

news_right_1
news_right_2
news_bot