Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сочида һава торышы бозылганга гадәттән тыш хәл игълан ителде
Курорт шәһәрендә коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә шәхси йорт биләмәләрен, социаль объектларны су баскан, кешеләр өчен куркыныч туган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Краснодар краеның курорт шәһәре Сочида көчле яңгырлар яуганга, гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.
Гадәттән тыш хәл режимын Сочи мэры Анатолий Пахомов игълан иткән. Әлеге режим 24 октябрьдән башлана һәм аерым күрсәтмә булганга кадәр дәвам итә.
25 октябрьдә чыккан карарда Сочида 24-25 октябрьдә коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә шәхси йорт биләмәләрен, социаль һәм мәдәни объектларны су басуы, автомобиль юллары юылуы һәм шунлыктан шәһәрдәге кешеләр тормышына куркыныч туганлыгы әйтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз